Татарстанда 40 меңнән артык кеше авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән өчен өстәмә түләү ала
Яңалыклар

Татарстанда 40 меңнән артык кеше авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән өчен өстәмә түләү ала

2026 елда Татарстанда 40 515 кеше авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән өчен өстәмә түләү алачак.

Аның күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә кертелгән фиксацияләнгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә. Бу хакта Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.
         

Авыл хуҗалыгында 30 һәм аннан да күбрәк еллар эшләгән һәм авыл җирендә яшәвен дәвам иткән эшләмәүче пенсионерлар пенсиянең югары күләменә хокуклы. Бу өстәмәләр иминият пенсиясен билгеләгәндә автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм өстәмә белешмәләр таләп итми. Хәтта пенсионер соңрак шәһәргә күчсә дә, авыл стажы өчен өстәмә түләү хокукы саклана. 
         

«Өстәмә түләүгә хокукны авыл хуҗалыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте исемлегенә кертелгән вазыйфаларда эшләүчеләр ала. Исемлеккә 500дән артык һөнәр керә: тракторчылар, агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар», - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

фото: ТР Социаль фондтан 


Нет комментариев