Зәй яшьләрен дә әлеге игелекле миссиядә катнашырга чакыралар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплаган инициатива буенча, «Курск чиге» («Курский рубеж») гуманитар миссиясе кысаларында Курск өлкәсенә волонтерлар делегациясе юлланачак.
Волонтерлар төбәкнең зыян күргән инфраструктурасын торгызырга булышлык итәчәк һәм чик буе районнарында яшәүчеләргә ярдәм күрсәтәчәк.
20 волонтердан торган делегация Татарстанның муниципаль берәмлекләре вәкилләреннән формалашачак. Миссия 2026 елның 12 октябреннән 25 октябренә кадәр дәвам итәчәк.
Республиканың актив һәм битараф булмаган, түбәндәге критерийларга туры килгән кешеләрен волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга чакыралар:
• яше — 18 яшьтән 45 яшькә кадәр;
• сәламәтлек торышы яхшы булу;
• физик эшләргә — шул исәптән төзелеш, җимерекләрне чистарту һәм төзелеш материалларын ташуга әзерлек.
Оештыручылар барлык төп мәшәкатьләрне үз өсләренә алалар: Казаннан бару-кайту өчен юлны, экипировка һәм кирәк-яраклар белән тәэмин итәчәкләр, яшәү һәм туклануны оештырачаклар, гомерне һәм сәламәтлекне иминиятләштерәчәкләр, шулай ук верификацияләнгән волонтерлык сәгатьләрен теркәячәкләр.
Гаризаны «Добро.рф» платформасында түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: dobro.ru/event/1179...
Шулай ук тулырак мәгълүматны 9 90 91 телефоны аша белешергә була.
Нет комментариев