Татарстан прокуратурасында миграция мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли
Яңалыклар

Татарстан прокуратурасында миграция мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли

Сорауларыгыз булса, 8(843) 291 18 70 телефон номерына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан прокуратурасында миграция законнарын үтәү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Белгечләр мөрәҗәгать итүчеләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шалтыратулар декабрь азагына кадәр кабул ителә: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, җомга 9:00 сәгатьтән 16:45 сәгатькә кадәр.

 


Нет комментариев