Зәй политехник көллиятенең «Электр станцияләре, челтәрләр һәм системалар» белгечлеге буенча белем алучы 45 студенты өстәмә һөнәр — БПЛА операторы белгечлеген алды.
Укулар Татарстан Республикасы Рәисенең «Доступные крылья» гранты кысаларында «Пилотсыз авиация системалары операторы» программасы буенча югары көчәнеш астында эш үзәгендә узды.
Булачак энергетиклар 30 килограммга кадәр авырлыктагы дроннар белән идарә итүне үзләштерде. Яшьләрне өстәмә теоретик һәм практик йөкләнеш куркытмаган - педагоглар аларның кызыксынуларын һәм белгечлеккә тирәнтен чумуларын билгеләп үттеләр.
- фотолар көллияттән
Нет комментариев