Россия Үзәк банкы статистикасында күренгәнчә, Татарстан кибетләрендә кофе бәяләре 30 процентка диярлек арткан.
Гыйнварда азык-төлек продуктларына һәм хезмәтләргә бәяләр үскән, ә калган төр товарлар сизелерлек кыйммәтләнмәде.
Кофе белән беррәттән 2026 елның гыйнварында теплицада үстерелгән яшелчәләрнең бәяләре арткан. Сәбәбе – җылыту өчен киткән чыгымнар үсү.
Республика күрсәткече Россия буенча (6,00%) һәм Идел буе федераль округындагы (6,76%) уртача күрсәткечләрдән югарырак булып чыкты.
Чыганак: татар-информ.
Нет комментариев