Татарстан кибетләрендә кишернең бәясе арткан
Яңалыклар

Татарстан кибетләрендә кишернең бәясе арткан

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, кишер 6,5% ка кыйммәтләнде, килограммы 37 сумга җиткән.

Татарстанда узган атнада (9-16 февраль көннәрендә) яшелчә һәм йомырка бәяләренең артуы теркәлгән, шул ук вакытта кайбер продуктлар арзанайган.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, бәядә барыннан да бигрәк кишер арткан. Ул 6,5% ка кыйммәтләнде, килограммы 37 сумга җитте. Чөгендер 4,3% ка (36,4 сум), бәрәңге 3,6% ка (40,85 сум) кыйммәтләнде. Тавык йомыркасына бәяләр 2,6% ка, банан — 1,6% ка, суган һәм кәбестә — 1,4% ка арткан.

Шул ук вакытта товарларның аерым категорияләренә бәяләр кимү күзәтелә. Тавык ите  2% ка диярлек, сөт — 1,5% ка, он һәм макарон 1,5% ка һәм 1,4% ка арзанайган. Бераз арзанаю көнбагыш мае, дуңгыз ите, кефир, каймак, эремчек һәм шикәргә кагылган. Балалар туклануы өчен яшелчә һәм җиләк-җимеш консерваларына бәя төшкән. (минус 2-2,4%).

Чыганак: https://m.business-gazeta.ru/

 


Нет комментариев