Татарстан елгаларында суның биеклеге куркыныч күрсәткечтән түбәнрәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Соңгы тәүлектә күпчелек елгаларда суның биеклеге - 1-8, Дала Зәендә – 20, Үләмәдә 31 сантиметрга кимегән.
Шушма, Бөрсет, Минзәлә, Ык һәм Сөн елгаларында су – 1-5, ә Кече Чирмешән елгасында 14 сантиметрга күтәрелгән.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, явым-төшем күләме климат күрсәткечләреннән артып китү сәбәпле, язгы ташу көчле булырга мөмкин. Республикада язгы ташуга әзерлек эшләренә 513 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев