Зәйдә яшәүче бер ир-ат күңелсез хәлгә юлыккан: интернет аша заказ бирелгән электр бритвасында җитешсезлекләр ачыкланган. Сатучыга дәгъва белдергәнче, ир-ат үз хокукларын ачыкларга булган һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкинага мөрәҗәгать иткән.
Эльвира Милочкина сатып алучыга закон нормаларын аңлатты.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында" Законның 26.1 маддәсе нигезендә, әгәр дистанцион сатып алынган товар тиешле сыйфатта булмаса, гадәти сатып алудагы кебек үк кагыйдәләр гамәлдә. Димәк, кулланучы түбәндәгеләргә хокуклы:
- товарны шундый ук яки башка маркалы модельгә алмаштырырга, бәяләрне яңадан исәпләп чыгартырга;
- ачыкланган кимчелекләргә пропорциональ рәвештә бәяләрне киметүне таләп итәргә;
- дефектларны түләүсез бетерүгә ирешергә яки чыгымнарны компенсация алырга, әгәр ремонтны сатып алучы үзе яки чит мастер ясаса;
- сатып алудан баш тартырга һәм акчаны кире кайтарырга.
Дәгъваны ничек бирергә? Гадәттә сатучы үз сайтында мөрәҗәгатьләрне нинди формада һәм нинди ысул белән җибәрү турында мәгълүмат урнаштыра. Ләкин әгәр андый мәгълүматлар юк икән, сатып алучы проблема турында теләсә нинди уңайлы формада һәм теләсә нинди мөмкин булган ысул белән әйтергә хокуклы.
Дәгъва алганнан соң сатучы белдерелгән таләпләр буенча җавап бирергә һәм үз позициясен билгеләргә тиеш. Кулланучының алдагы адымнары бу җавапка бәйле булачак.
Онлайн-сатып алулар вакытында да закон сезнең хокукларыгызны ышанычлы яклый: иң мөһиме, алардан ничек дөрес файдаланырга икәнен белү.
фото:Татар-информ
Нет комментариев