София Москова: «Каратэ мине беркайчан да бирешмәскә өйрәтте»
Яңалыклар

София Москова: «Каратэ мине беркайчан да бирешмәскә өйрәтте»

Физкультурачылар көне уңаеннан шәһәр-районыбызның спортта зур уңышлар яулаучы яшь спортчылары белән таныштырабыз.

Өч яшьлек София Москова беренче тапкыр нәфис гимнастика залы ишеген ачып кергәч, бу нәфис спорт төре белән шөгыльләнгән ун елның каратэ кебек бөтенләй башка стихиягә баскыч кына булачагын уйламый да. Каратэ буенча тренировкага очраклы гына чакыру – һәм менә нәфис гимнаст кыз инде татамида басып тора.

София сүзләренчә, аның өчен беренче дәрес чын ачыш булган, бу спорт төре аңа ошаган, ә өченче тренировкада ук тренер Алексей Ревин нәзберек кызны бер малайга каршы спаррингка куйган.

– Бу тренировканы мин беркайчан да онытмаячакмын. Иртән уянгач, көзгедә күгәргән тәнемне күрдем, ләкин бу мине куркытмады, – ди София.

Беренче медаль – беренче сынау

Шул чакта ук булачак чемпионның характеры чын мәгънәсендә чыныга башлый. Дүрт айдан соң ук беренче җитди ярышларда София «көмеш» медаль ала.

Беренче ярышлардан соң күп вакыт узса да, кыз татамига дулкынлану белән чыга, ләкин чын көрәшче буларак, куркуны артта калдыра.

– Ярышлар алдыннан, әлбәттә, дулкынланам, ләкин аннары үземне кулга алам. Үз районыбызны һәм республикабызны тәкъдим итү – бу бик зур җаваплылык, чөнки миңа ышануларын һәм җиңү белән көтүләрен беләм. Һәрвакыт җиңеп булмый, әлбәттә, төрле чаклар була, – дип сөйли спортчы.

Җиңүләр копилкасы

Корычтай ныклы характер һәм дисциплина үз нәтиҗәсен бирә. Бүген София Москованың копилкасында – Идел буе федераль округы һәм Татарстан Республикасы беренчелекләре чемпионы исеме, республика турнирларындагы җиңүләр һәм халыкара дәрәҗәдәге бүләкләр – алтын да, көмеш тә медаль бар.

Быел София Ульяновскидагы ярышларда, беренче урынны яулап, спорт мастерына кандидат нормативларын үтәде.

София өчен тренерлары Алексей Владимирович һәм Владимир Иванович Ревиннар гади остазлар гына түгел, ә икенче әти-әниләре кебек. Алар шәкертләрен татамида гына түгел, тормышта да нык булырга өйрәтәләр.

–Каратэ мине беркайчан да бирешмәскә һәм үз максатыма ахыргача барырга, физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да көчле булырга өйрәтте, – ди София.

Бар яктан булган

Спортчы кызның көне минутлап язылган. Атнасына биш көн – сәгать ярымлык күнегүләр, ә зур ярышлар алдыннан, иртәнге алтыда торып, мәктәпкә дәресләргә кадәр бер сәгатьлек күнегү, ә кичен тагын ике сәгать шөгыльләнү.

Тренировкалар һәм мәктәптә укудан тыш, София музыкаль белем алырга да вакыт таба. Ул скрипкада уйный. София биология белән дә мавыга. Ул олимпиадаларда һәм конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.

Фотолар София Москованың шәхси архивыннан.


Нет комментариев