Сармашбаш мәдәният хезмәткәрләре наркоманиягә каршы көрәшкә кушылды
Яңалыклар

Сармашбаш мәдәният хезмәткәрләре наркоманиягә каршы көрәшкә кушылды

26 июньдә Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Наркотикларга каршы көрәш – дәүләт һәм җәмгыять алдындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Наркотиклар куллану халыкның сәламәтлегенә һәм җәмгыять иминлегенә зур зыян китерә.  

Наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан Сармашбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре “Наркотикларсыз тормыш” исеме астында яшүсмерләр белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә өчен наркоманияне кисәтүгә багышланган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча китаплар, журналлар, тематик буклетлар әзерләнгән иде.

Мәдәният хезмәткәрләре яшүсмерләргә наркотикларның сәламәтлеккә зыяны, наркотик матдәләр куллануның  нәтиҗәләре турында аңлатты.

Фотолар мәдәният йортыннан.


Нет комментариев