Аномаль салкыннардан соң әкренләп җылыта башлаячак. Бу хакта ТР Гидрометүзәгеннән хәбәр иттеләр.
Республикада болытлы һава торышы саклана, ара-тирә аяз булачак.
Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан җил исәчәк, тизлеге 4–9 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.
Көндез температура −9, −14 градус булачак, урыны белән көнчыгышта −13, −18 градус.
Ялларда тагын кар вәгъдә итә синоптиклар.
Чыганак: Вести Татарстана
Нет комментариев