Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Космонавтика көне белән котлады. Котлауны ул үзенең MAX каналында чыгарды.
«Күпләрнең балачактагы иң кадерле хыялы – Юрий Гагарин кебек космосны буйсындыру. Аның легендар «Киттек!» сүзе 65 ел элек дөньяны үзгәртте. Бүгенге космонавтика – фантастика түгел, ә чынбарлык», - дип билгеләде Миңнеханов.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу көнне космонавтларны гына түгел, конструкторларны, инженерларны һәм галимнәрне дә – үз хезмәтләре белән космик тармак үсешенә һәм яңа ачышларга өлеш кертүчеләрне дә хөрмәтлиләр.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев