Россиялеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өч көн ял итәчәк
Яңалыклар

Россиялеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өч көн ял итәчәк

Яллар өч көн рәттән – 21 февральдән 23 февральгә кадәр булачак.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2026 елда Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү чорында эш тәртибе турында искәртте.

Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 23нче февраль эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Шуңа бәйле рәвештә, стандарт биш көнлек эш атнасында, 24-27 февраль көннәре кыскартылачак һәм дүрт эш көненнән торачак.

Чыганак: КП-Казань


Нет комментариев