Балигъ булмаган баланы җәмәгать транспортыннан мәҗбүри төшереп калдырган өчен законда җәза каралган.
Россия Административ хокук бозулар турында кодекс нигезендә 16 яше тулмаган балаларны җәмәгать транспортыннан мәҗбүри төшереп калдырган өчен административ җаваплылык каралган. Әгәр автобус, троллейбус яки трамвай йөртүче олылардан башка баручы, билеты булмаган яки юл өчен түләргә акчасы булмаган баланы мәҗбүри рәвештә төшереп калдырса, аңа штраф яный. Йөртүчегә – 5 мең сум, җаваплы затларга 20-30 мең сум.
“Балаларны җәмәгать транспортыннан мәҗбүри рәвештә төшерүеп калдыру аркасында аларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янарга мөмкин. Кызганычка каршы, йөртүчеләр яки кондукторларның балаларны төнлә, суыкта, торак пунктлардан читтә калдыру очраклары да теркәлә. Закон куркыныч хәлләрне кисәтүгә, балаларның хәвефсезлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән”, - ди шәһәр прокуроры Сергей Урванцев.
Фото шәхси архивтан
Нет комментариев