“Нәтиҗә өчен эшлибез”: Зәй бишьеллык үсеш юлын барлады
Яңалыклар

“Нәтиҗә өчен эшлибез”: Зәй бишьеллык үсеш юлын барлады

6 августта Зәйдә «Нәтиҗә булсын дип эшлибез!» дип аталган муниципаль форум узды.

Форум кысаларында соңгы биш елда Халык программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре ясалды һәм районны алга таба үстерүнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.

Форум эшендә депутатлар, хакимият органнары, предприятиеләр һәм оешмалар, социаль өлкә вәкилләре, хезмәт династияләре, волонтерлык берләшмәләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары катнашты.

Форумда катнашучылар алдында район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова, РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев һәм Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясадылар.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин
Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин зәйлеләр алдында чыгыш ясый

Үзгәрешләр – күз алдында

Разиф Кәримов, форумны ачып, район үсешенең нигезе булып халыкның ышанычы һәм хакимият белән җәмгыять арасындагы даими диалог торуын ассызыклады.

«Районыбызның, гомумән, республикабызның иминлеге нигезе — җәмгыятьтәге тотрыклылык, милләтара һәм динара татулык, халыкның хакимият органнарына булган ышанычы», — дип билгеләп үтте район башлыгы.

Район халкы муниципалитетның киләчәген билгеләүдә актив катнаша. Нәкъ менә шундый алым районның 2030 елга кадәрге үсеш стратегиясенең нигезенә салынды. Документ зәйлеләрнең үзләреннән кергән 150дән артык инициативаны исәпкә алып төзелде.

Форумның төп темаларының берсе — районның соңгы еллардагы үсеше. Район социаль-икътисади үсешнең тотрыклы темпларын саклап кала. Икътисад үсешенә сәнәгать предприятиеләре һәм муниципаль бюджетның үз керемнәренең зур өлешен тәэмин итүче нефть секторы саллы өлеш кертә.

Спорт инфраструктурасын үстерү дә дәвам итә. Бүген районда 221 спорт корылмасы һәм 25 универсаль спорт мәйданчыгы эшли. Шәһәрнең якынлашып килүче юбилеена Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан бүләк буларак яңа көрәш сарае төзелде.

Район социаль-икътисади үсештә уңай динамиканы саклый. Предприятие- оешмалар тотрыклы үсешләрен дәвам итәләр. Авыл хуҗалыгы тармагы өстенлекле юнәлеш булып кала бирә. Бүгенге көндә “Агрокөч” холдингына караган "Зәй", "Восток", "Зәй шикәре" агрофирмалары һәм "Союз-Агро" җәмгыяте бүлекчәсе районның 93 процент җирләрен эшкәртә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 56 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 6219 шәхси хуҗалык шөгыльләнә. Алар тарафыннан районның 7 процент җире эшкәртелә.

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов башкарылган эшләр буенча чыгыш ясый
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов башкарылган эшләр буенча чыгыш ясый

 Бишьеллык эш нәтиҗәләренә килгәндә, Разиф Кәримов ел саен районда сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт объектларын да кертеп, дистәләгән һәм йөзләгән объект төзелүен һәм капиталь ремонтлануын ассызыклады. «Безнең ишегалды» программасы нәтиҗәсендә 6 ел эчендә 190 ишегалды яңартылды. Ишегалларында заманча балалар уен комплекслары, ял итү зоналары, яңа яктырткычлар барлыкка килде, юллар һәм тротуарлар ремонтланды. Кыска вакыт эчендә быелгы программа да төгәлләнде. Зәй илкүләм проектларда да актив катнаша.

Уртак Җиңү өчен

Разиф Галиевич чыгышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирде.

Махсус хәрби операция зонасына 20 тонналы фуралар исәбеннән генә дә үзәкләштерелгән рәвештә 800 тоннадан артык гуманитар йөк озатылды, шул исәптән сугышчыларыбызга, госпитальләргә, фронт буе зоналарында яшәүчеләргә, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә ярдәм күрсәтелде.

Районыбызның 35 ноктасында 900дән артык хатын-кыз, шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, көн саен маскировка челтәрләре үрәләр. Алар тарафыннан инде 30 меңнән артык зур челтәр комплекты әзерләнеп, хәрби хәрәкәтләр зонасына озатылды. Хәрби хезмәткәрләр гаиләләрендә 34 сабый туды һәм аларның һәркайсына 100 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Мобилизацияләнгән һәм контракт буенча хезмәт итүчеләрнең 510 гаиләсе утын белән тәэмин ителде, торак ремонтлауда, терлек азыгы әзерләүдә, транспорт хезмәтләре күрсәтүдә ярдәм ителә. Кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән 54 очрашу оештырылды.

Районда махсус хәрби операциядә һәм локаль сугышларда катнашучыларның батырлыгын мәңгеләштерү өчен Җиңү бульварында Ватанны саклаучыларга мемориаль зона булдырылды. Шулай ук Мирный микрорайонында шәһәр мәдәният йорты территориясендә барлык буын Ватанны саклаучыларга һәйкәл куелды.

196 кеше республика мактау тактасында

Агымдагы елның маенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән Электрон мактау тактасы булдырылды. Мактау тактасына районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән зәйлеләр, хезмәт династияләре вәкиллләре, һөнәри эшчәнлекләрендә казанышлары булган хезмәткәрләр, остазлар, Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаков, махсус хәрби операция ветераннары, «Абилимпикс-2026» чемпионатында катнашучылар кертелде. Районыбыздан 196 кеше мактау тактасында урын алды.

“Август-сентябрь айларында зур чаралар, хезмәт коллективларында очрашулар, гражданнар җыеннары вакытында без хезмәт кешесен хөрмәтләячәкбез һәм Мактау тактасының исем таныклыкларын тапшырачакбыз”, - диде район башлыгы.

Бердәм эш нәтиҗәсе

Россия Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гадҗиев муниципаль берәмлекләрнең уңышлары күп очракта республиканың бөтен командасының бердәм эше нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип ассызыклдаы.

«Татарстан бердәм, төгәл механизм кебек эшли. Моңа Рөстәм Миңнехановның, республика Хөкүмәтенең, Дәүләт Советының, район башлыкларының һәм, әлбәттә, илнең икътисади куәтен көн саен ныгытучы халыкның ярдәме зур роль уйный», – диде ул.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Зәй районының үсеш дәрәҗәсенең югары булуын билгеләп үтте һәм юл челтәрен модернизацияләүгә, социаль объектларга капиталь ремонт ясауга һәм халык өчен уңайлы тормыш шартлары тудыруга алга таба да игътибарны юнәлтергә кирәклеген ассызыклады.

Форумга йомгак ясап, Разиф Кәримов бүген район алдында яңа бурычлар торуын, әмма аларны үтәүнең төп шарты булып халыкның бердәмлеге калуын билгеләп үтте.

Без барыбыз да алдыбызда торган чакыруларны аңлыйбыз. Бүген һәркемнең үз фронты. Зәйлеләр һәрвакыт югары гражданлык активлыгы күрсәттеләр, һәм бу — конкрет эшләргә нигезләнгән хакимияткә булган чын ышаныч», — диде район башлыгы.

 

 


Нет комментариев