14 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Аларның батырлыгы мәңгелек» дип исемләнгән батырлык дәресе узды.
Чарада 5нче мәктәпнең IV сыйныф укучылары, Мирный бистәсенең маскировка челтәрләре үрүче волонтерлары, шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
Балалар махсус хәрби операция геройлары булган якташларыбыз турында медиапрезентацияне зур игътибар белән карадылар, «Хәтер вакыттан көчлерәк» дип исемләнгән стенд белән таныштылар.
«Безнең төп бурычыбыз – бүгенге көндә Ватаныбызны саклаучы сугышчыларыбызга ярдәм итү. Без аларның барысының да исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, чөнки без челтәрләр үргәндә алар өчен догалар укыйбыз», – диде Мирный бистәсе волонтерлары җитәкчесе Гөлфия Исмәгыйлова.
Ул балаларга волонтерлык, киң күңелле, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел кешеләр булган волонтерның эше нәрсә аңлатканы һәм нәрсәдән торганы турында җентекләп сөйләде һәм бу эштә һәркемнең катнаша алуын әйтте.
5нче мәктәпнең хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган элеккеге укучылары искә алынды.
Волонтерлар балаларны маскировка челтәрләре үрү эшендә катнашырга чакырдылар.
Мондый чаралар бик мөһим, чөнки алар безгә горурланырга лаеклы кешеләр һәм вакыйгалар турында искә төшерәләр, көчле һәм батыр булырга өйрәтәләр. Безнең солдатлар өчен ярдәм итү, ә балалар аларга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре язып хатлар язу, Ватаныбыз, безнең тынычлыгыбыз сагында торучыларга рәхмәт белдерү – болар барысы да батырлык эшләре булып тора. Ватан өчен тормышларын биргән геройларны онытырга ярамый, без моны һәрвакыт истә тотарбыз һәм горурланырбыз.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев