Мирный бистәсе балалары “Гагарин йолдызлыгы”нда булды
Яңалыклар

Мирный бистәсе балалары “Гагарин йолдызлыгы”нда булды

9 апрельдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Гагарин йолдызлыгы» видео-круизы булды.

Чарада катнашучылар видеоролик буенча "сәяхәт" ясадылар, космонавтика үсеше тарихы, очучы-космонавтлар, беренче космик корабль конструкциясе белән шөгыльләнүче галимнәр белән таныштылар һәм виртуаль космоста булдылар. Балалар һәм яшүсмерләр кешенең космосны үзләштерүе турында күп яңалыклар белделәр һәм галәм турындагы белемнәрен киңәйттеләр. Аннары кызыксынып ребуслар чиштеләр, космик очу аппаратлары һәм Кояш системасы планеталары турындагы танып белү викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Фото мәдәният йортыннан.


Нет комментариев