Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Мин татарча беләм» проекты ярдәмендә татар телен белү дәрәҗәсен ачыклап була

Татар телле цифрлы мохит тагын бер файдалы ресурс белән байый.

«Мин татарча беләм» – татар телен белү дәрәҗәсен билгеләү өчен тестлар тупланган сайт.

Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләп килә торган Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.

Тестлар ике төркемгә бүленгән: туган тел буларак татар телен белүчеләр өчен һәм татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр өчен. Һәр төркем үз эчендә, сөйләм компетенцияләрен үзләштерү дәрәҗәләреннән чыгып, берничә дәрәҗәгә аерыла.

Татар телен белү дәрәҗәсен ачыкларга теләгән һәркем, тест үтеп, моны билгели ала.

Сайтта тестларның демо-вариантлары да тәкъдим ителә. Проект командасы тарафыннан барысы 62 вариант тест эшләнгән.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев