Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мартта кошлар белән бергә кош гриппы да кайтырга мөмкин

Тиздән күчмә кошларның язгы миграция сезоны башланачак, ә бу - кошлар арасында йогышлы кош гриппы таралуга китерү ихтималы булган төп факторларның берсе.

Бу чорда ветеринария белгечләре кош гриппын кисәтү максатыннан халыкка аеруча саклык күрергә киңәш итә.

“Кошларда була торган әлеге вируслы чир күбесенчә күчмә кошлар белән кайта. Беренче чиратта йорт кошларын (каз, үрдәк, тавыклар) чыгарып йөртмәскә. Алар кыргый кошлар белән аралашырга тиеш түгел. Шулай ук читтән йорт кошлары, азык алып кайтканда барлык ветеринария документлары тәртиптә булырга тиеш. Үзеңне саклау өчен кыргый кошларга кагылмаска, авыру кошларны урамнан күтәреп алырга ярамый. Кошчылык белән шөгыльләнүчеләргә санитар таләпләрне үтәргә кирәк, - ди район ветеринария берләшмәсе лаборатория мөдире Нияз Салихов.

Фото "Татар-информ"нан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X