Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Май аена сынамышлар

Сынамышлар ниләр вәгъдә итә икән, әйдәгез күз салыйк әле?

18 майда каз суда коенса, көннәр җылыта. 

19 майда чык күп төшеп, көн кояшлы булса, кыяр уңышы мулдан булыр. 

20 майда кичке салават күпере – аяз, иртәнгесе яңгырлы көнгә. Төнлә су өстенә томан ятып, иртән юкка чыкса, аяз көннәргә ишарә. 

21 майда яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр. 

22 майда яңгыр яуса, бодай һәм арыш уңар. 

23 майда яңгыр яуса, җәй яңгырлы килер. Тузганак чәчәкләре төштән соң 2дә, 3тә ябылса, яңгыр явар. 

24 майда яңгыр сибәләсә, яңгырлы җәй юрыйлар. 

25 майда төркем-төркем болытлар бер якка таба гына акса, коры көннәр килә. 

26 майда карлыгачлар түбән очса, яңгыр көтегез. 

27 майда яр карлыгачлары күренсә, җылы көннәр килә. 

28 майда көн кызу булса, җәй дә җылы булыр. 

29 майда суда төнбоек яфраклары күрсәгез, язгы суыклар бетте дигән сүз. 

30 майда көн нинди булса, җәй дә шундый. 

31 майда черкиләр болыт булып җыелса, матур һава торышына. Бал кортлары шомырт һәм миләш чәчәгенә кунса, июньнең беренче көне матур булыр. 

* Айның башы җылы, матур килсә, икенче яртысы салкын булыр һәм киресенчә. 

* Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер, һәм киресенчә. 

* Май суык булса – икмәк уңа.

* Беренче торналар күренгәч, борчак чәчәргә вакыт. 

* Торналар бик еш күренсә – корылыкка. 

* Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә. 

Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга. 

Чыганак "Мөслим-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X