Көзге каникуллар — мәктәп укучылары өчен ял гына түгел, ә яңа белемнәр алу, туган якны тирәнрәк танып-белү һәм рухи кыйммәтләр алу чоры да.
Куш-Елга авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларның ялларын файдалы итеп үткәрү максатыннан китапханәче Розалия Әхәтова белән берлектә мәчеткә сәяхәт оештырды.
Балаларны авыл имамы Сөләйман хәзрәт ачык йөз белән каршы алды. Ул укучыларга мәчетнең тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде, вәгазьләр сөйләде, Коръән китабы белән таныштырды һәм аларны кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирде. Мондый очрашулар балаларның дини мәдәниятне яхшырак аңлавына, бергә әдәпле һәм хөрмәт белән йөрергә өйрәтүгә ярдәм итә.
Сәяхәт балаларның күңелендә зур тәэсир калдырды: алар яңа белемнәр белән түгел, ә яхшы кәеф белән дә кайтты. Чара мәчет ашханәсендә кайнар коймак һәм кайнар чәй белән белән тәмамланды.
- фотолар Куш-Елга мәдәният йортыннан
Нет комментариев