2027 елның 1 сентябреннән коммуналь түләүләр электрон форматка күчә. Хәзер кәгазь квитанцияләр урынына «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка киләчәк.
Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев сөйләде, дип Ватаным Татарстан яза.
Аның сүзләренчә, яңа тәртип порталда расланган хисап язмасы булган һәм электрон документлар алудан баш тартмаган фатир милекчеләре өчен гамәлдә булачак. Депутат сүзләренчә, электрон форматка күчү бурыч түгел, ә хокук булып тора.
Россия Президенты Владимир Путин тиешле канунны 26 июльдә имзалады.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Нет комментариев