Китапханәдә Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр буенча чара үтте
Яңалыклар

Китапханәдә Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр буенча чара үтте

2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игьлан ителде.

Татарстанда яшәүче һәр халыкның тарихи-мәдәни мирасы бик зур һәм бай. Ата-бабаларыбыз тарафыннан кертелгән гореф-гадәтләр — халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Гореф-гадәтләр, йолалар халык тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Безнең республикада 173 милләт вәкиле яши. Алар-татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар, башкортлар, украиннар һ.б., аларның һәрберсе мәдәни мирас һәм традицияләргә бай. 17 майда Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты
бүлегендә «Китаплар иленә сәяхәт» дип исемләнгән интеллектуаль викторина узды. Чарада шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе укучылары катнашты. Чара барышында укучылар рус, татар һәм республиканың башка халыкларының мәдәни үзенчәлекләре, милли
йолалары, бәйрәмнәрнең тарихы, үзенчәлекләре турында кызыклы фактлар белделәр. Интеллектуаль викторинада катнашып, «Туган илем - Татарстан», «Татар халкының гореф-гадәтләре», «Халык әкиятләре» һ. б. темалар буенча сорауларга җавап бирделәр. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнде һәм
видеопрезентация күрсәтелде.

Фотолар китапханәдән


Нет комментариев