Кием тегү һәм ремонтлау буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә нишләргә?
Яңалыклар

Кием тегү һәм ремонтлау буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтелгәндә нишләргә?

Киемнәрне ремонтлау һәм тегү «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон һәм халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре белән җайга салына торган көнкүреш хезмәтләре төренә керә.

Мондый хезмәтләр күрсәтүгә  язма рәвештә квитанция яисә башка документ рәсмиләштерелергә тиеш һәм ул эшләрнең бәясе, үтәү сроклары, гарантияләр турында мәгълүматны үз эченә ала. 
     Клиентлар һәм ателье арасында иң еш бәхәсләр башкарылган эшнең дефектлары ачыклану аркасында килеп чыга. Мондый очракларда кулланучы үз теләге белән түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
    -  кимчелекләрне түләүсез бетерү;
     - хезмәт күрсәтү бәясен киметү;
     - эшне кабат башкарту;
      -җитешсезлекләрне бетерү чыгымнарын үз көчләре белән яисә өченче затлар тарафыннан каплату;
      - әгәр җитешсезлекләр вакытында бетерелмәгән булса, шартнамәне өзү һәм зыянны тулысынча каплату;
     Хезмәт сыйфатсыз күрсәтелсә яки сроклар бозылса, кулланучы башкаручыга язма дәгъва җибәрә ала.
“Практикадан бер мисал китерәм: кулланучы ателье кыскарту өчен пуховигын биргән. Срок билгеләнмәгән, ә эш ике айдан артыкка сузылган. Тиешле органнарга мөрәҗәгать иткәннән соң вазгыять җайга салынды-пуховик хуҗасына кайтарылды, эш сыйфатлы башкарылган. Бу очрак шуны күрсәтә: хезмәт башта ук сыйфатсыз яки тоткарланган булса да, закон кулланучының хокукларын яклый һәм гаделлекне торгызырга мөмкинлек бирә”, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең рәсми битендә яңалыкларны күзәтегез (https://vk.com/gosalcogolrt) яисә  Вконтакте төркемендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе дәүләт паблигында күбрәк мәгълүмат: https://vk.com/gosalcogolrt.


Нет комментариев