Кичә Кадер авылында янгын чыккан
1 – 10 сентябрьдә район янгын күзәтчелеге бүлеге 9 чакыру алган. Шуның 1се – чүп, 2се – торф яну, 4 чакыру ялган булып чыккан, бер очракта плитәдәге ризык көйгән, ә берсе - җитди янгын очрагы.
10 сентябрьдә 19 сәгать 29 минутта 88нче янгын сүндерү частена Кадер авылында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Биредә бер шәхси хуҗалыкта ишегалды корылмалары, мунча, йорт яна.
“Янгынның ни сәбәпле чыгуын тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Фотолар район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев