Карбыз сатып  алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
Яңалыклар

Карбыз сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

Базар һәм сәүдә үзәкләрендә кавын, карбыз сата башладылар. Хәер, көньякта үсә торган әлеге татлы ризыкны сату кыш буе да бетеп торганы юк шикелле. Тик белгечләр быел да аларны июль уртасы–августта гына авыз итә башларга киңәш итә.

Карбызны алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

1.    Өлгергән карбызның эчендәге җепселләре сары түгел, ә ак төстә була. 
2.    Яхшы карбызның тышчасы ачык һәм ялтырап тора торган төсләрдә, бизәкләре ачык сары яки әфлисун төсендә, ә «койрыгы» кипкән булырга тиеш. 
3.    Карбызны уч белән сугып карап тикшерергә була. Өлгергән карбыз зыңгылдап китә, яңгыравыклы тавыш ишетелә.
4.     Карбызны кысып карап та тикшерергә була: кыскан вакытта аның кабыгы шытырдарга тиеш. 
5.    Карбыз эре, тик артык зур булырга тиеш түгел. Ул никадәр эрерәк һәм шул ук вакытта җиңелрәк була, шуның кадәр өлгергән дигән сүз. 
6.    Артык кечкенә һәм артык зур карбызны сайларга киңәш ителми. Өлгергән карбыз тырнак белән сызарга кыен булган каты ялтыравыклы кабык белән капланган була. Ә менә тырнак карбызга җиңел үтеп керсә, димәк, җиләк өлгермәгән. 
7.    Карбызның өлгергәнлеген тикшерү өчен аны суга салалар, өскә калкып чыга икән, димәк, өлгергән. 
8.    Карбыз – ике җенесле җиләк. «Ир»ләрнең аскы ягы кабарып тора, түгәрәге кечкенә. «Кыз»ларның аскы ягы яссы, түгәрәге киң. «Кызлар» тәмлерәк санала: аларда төшләр азрак, үзләре баллырак.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173876/ 
© Ватаным Татарстан
 


Нет комментариев