Элек һәр өйдә бишек, каз оялары, кәрҗиннәр, кечкенә арбалар, коймалар тал чыбыгыннан үреп эшләнгән.
Кәрәкәс авылының Бәрия әбидән Гашия әбигә кадәр урамы гел читәннән торган. Мал-туарлар кереп интектергән. Ел саен, урманнан чикләвек куаклары ташып читәннәрне төзекләндереп, тишек-тошыкларын ямап торганнар. Хәзерге төрле матур коймаларны белүче дә булмаган. Йорт тирәләрен читәннәр белән әйләндереп алганнар. Бүгенге көндә читәннәрне музейларда гына күрергә була. Читән үрүче осталар да бик сирәк күренеш инде хәзер.
-Авылдашыбыз Рәхимҗан абый Ахунов клубтагы музей почмагына үз кулы белән тал чыбыгыннан үреп читән һәм кәрҗин бүләк итте.

Рәхимҗан абый - күпне күргән сугыш чоры баласы булуына карамастан, һаман бик мөлаем, сабыр, тыныч, һәрвакыт елмаеп торучы авылыбыз аксакалы. Аның эшләгән эшләре дә безнең өчен бик кадерле, мондый җәүһәрләрне кыйммәтле мирас итеп сакларга кирәк, - ди авыл клубы мөдире Рәмзия Зиазова.
Шунысын да әйтик, соңгы вакытта тал чыбыгыннан үрелгән читәннәр, заманчалап әйткәндә, ландшафт дизайнына үтеп керде. Күпләр аның белән чәчәклекләрен, бакчаларын бизи.
Фотолар авыл клубыннан
Нет комментариев