Изге гамәл рәхмәтле
Яңалыклар

Изге гамәл рәхмәтле

Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләребезгә, “кайнар нокталар” территориясендә яшәүче җирле халыкка булышлык йөзеннән оештырылучы гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар.

Предприятие-оешмалар, учреждениеләр коллективлары, «Зәй җылысы» волонтерлар хәрәкәтенә кушылучылар, гомумән, мәрхәмәтле гамәлләргә битараф булмаган һәр зәйле бу изге эшкә үзеннән өлеш кертергә тырыша. Бу көннәрдә генә районыбыз башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә районнан кузгалган гуманитар йөк машинасы, республика колоннасына кушылып Луганск хәрби госпиталенә «УАЗ» машинасы, медикаментлар, Лисичанск, Рубежное шәһәрләре халкына беренче кирәкле товарлар, азык-төлек илтеп кайтты. Разиф Галиевич, анда күргәннәре турында сөйләп, җирле халыкның безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын белдерде, без кулдан килгәнчә аларга ярдәм итәчәкбез, диде.

Зәйлеләрнең гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашуларын искә алып, бу көннәрдә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибы Фәрит Мөхәммәтшиннан Зәй районы башлыгы, сәяси партиянең Зәй бүлеге сәркатибы Разиф Кәримов исеменә Рәхмәт хаты килде. Анда мондый юллар бар:

«Хөрмәтле Разиф Галиевич!

Татарстан Республикасы башкарма власте органнары, төрле иҗтимагый оешмалар һәм хәрәкәтләр тарафыннан Донбасс республикасы халкына, Украинаның азат ителгән өлкәләренә гуманитар ярдәм оештыру дәвам итә. Әлеге процессны оештыру һәм координацияләүдә зур роль „Бердәм Россия“ сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан алып барыла.

Гуманитар ярдәм оештыру акциясе башланганнан бирле 1327 тонна беренче чиратта кирәкле товарлар, продукция җыеп җибәрелде. Алар предприятие-оешмалар, депутатлар корпусы, сәяси партия активистлары һәм республикабызның киң күңелле халкы тарафыннан җыелды.

Татарстан Луганск Халык республикасының Лисичанск шәһәре халкына, агымдагы елның май башыннан Рубежное шәһәрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм оештыруга да зур игътибар бирә. 3 июньдә республиканың муниципаль районнары көче белән оештырылган чираттагы 95 тонна гуманитар ярдәм колоннасы 6 йөк машинасында әлеге урыннарга җиткерелде.

Хөрмәтле Разиф Галиевич, „Бердәм Россия“ сәяси партиясенең Татарстан буенча төбәк бүлеге Сезгә һәм Зәй районы халкына әлеге ярдәмне оештыруда зур активлык күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерә. Сезнең ныклы гражданлык позициясе, тиз арада мөгамәләгә керә белүегез, җаваплылык һәм күмәк эшнең тормышка ашуы өчен шәхсән кызыксыну белдерүегез алдыбызда торган бурычларны нәтиҗәле хәл итәргә, яңа эшләргә җиң сызгынып керешергә ярдәм итә.

Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез!»


Нет комментариев