Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югарыбагражлылар Тройсын бәйрәмен уздырырга җыена

Зәйдә һәр керәшен авылының үз бәйрәме бар.

Сарсазбагражлылар - Питрауны, сәвәләйлеләр - Боламыкны, Якты Күлләр - Казанскаяны, Югары Баграж, Туңылҗа белән Федоровка авыллары халкы исә Тройсынны бәйрәм итә.

Тройсынны халыкта җапрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган.

4 июньдә югарыбагражлылар Тройсынны бәйрәм итәргә җыена. Бәйрәм авыл уртасындагы мәдәният йорты каршында көндезге сәгать 10да башланачак. “Төрле уеннар-бәйгеләр уздырылачак, җыр-бию тынмаячак, шулай ук керәшен җырлары конкурсы да уздырыла”, - ди мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова.

Фото "Зәй офыклары" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев