Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Югары Пәнәчедән Дамирә Шәрифуллина: “Изге эшегезгә рәхмәт”

Изге Рамазан ае дәвам итә. Аллаһ бу айда үз бәндәләрен аеруча күп изгелекләр кылырга, явыз эшләрдән тыелырга чакыра.

Бу айда кем нинди игелек эшли ала – эшләсен, моның өчен һәркемдә дә мөмкинлек бар. Рамазан - күңеле иман белән сугарылган һәр кеше өчен куаныч, изге гамәл кылучыга шатлык һәм форсаттыр.

Югары Пәнәче авылының өлкән яшьтәге укытучысы - Илдус Зәки улы Хөсәенов мәчеткә ифтар мәҗелесе үткәрү өчен үзенең эш кораллары һәм төзелеш материаллары белән дүрт өстәл, утырыр өчен эскәмия ясап бирде. Аңа бу изге эшендә тормыш иптәше Зәйтүнә Димехәмәт кызы бик теләп ярдәм иткән.
Алар икесе дә сугыш чоры балалары, икесенең дә аталары Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган. Шуңа күрә алар ятимлекнең ачысын да татыган, ачлык белән дә күзгә-күз очрашкан. Әтисез ятим тормышта бер җирдән дә ярдәм булмаганга, үзләрендә яшәргә көч табып, барлык эшләргә дә үзлекләреннән өйрәнгән. Зәйтүнә апа кул эшләренә (тегү, чигү, бәйләү) бик оста, ашарга да искиткеч тәмле пешерә. Илдус абый - авылның оста балтачысы. “Бу минем яраткан эшем, шуңа күрә бер дә авырсынмыйча эшлим”, - ди Илдус абый. Аның өстенә, алар икесе дә авылның зур хөрмәткә лаек укытучылары һәм остазлары. Мәктәптә Зәйтүнә апа бик күп еллар география, җыр, хезмәт дәресеннән керде. Илдус абый рәсем, хезмәт дәресләрен укытты, хәзерге вакытта икесе дә лаеклы ялда.
Зәйтүнә апа һәм Илдус абыйга сәламәтлек, хәерле бәрәкәтле гомерләр телибез. Игелегегез үзегезгә изгелек булып кайтсын!

Дамирә Шәрифуллина.
Югары Пәнәче.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев