31 октябрьдә Югары Мәлем авылы волонтерлары, уллары, туганнары махсус хәрби операциядә булган әниләр белән Мөслим районының Метрәй авылындагы “Егет без” чишмәсенә сәяхәт кылды.
Метрәй авылындагы хәрби-патриотик комплекс
Волонтерлар тырышлыгы белән Метрәй авылыннан ерак түгел, табигать кочагында, махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган истәлек урыны барлыкка килде. Бу урын гадәти чишмә генә түгел. Биредә махсус хәрби операциядәге егетләрнең яшәү-көнкүрешен чагылдырган үзенчәлекле почмак булдырылган. Аның үзәгендә – блиндаж. Блиндаж эчендә солдатларның көнкүрешен күзалларга мөмкинлек бирүче йокы бүлмәсе бар. Территориядә мунча, намаз уку өчен бүлмә һәм ашханә дә ясалган. Янәшәдә генә челтерәп чишмә дә ага.
Мәлемлеләр шагыйрь, хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итүче олы йөрәкле волонтер, «Егет без» волонтерлар төркеме җитәкчесе Рүзәл Минһаҗев белән чишмә буенда очрашкан.
Әлеге чишмә – махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрне бергә җыю, туплау, шулай ук шәһит киткән хәрбиләрне искә алу урыны. Тыныч тормышта яшәүче халыкка бирегә килеп, сугыш кырындагы егетләрнең ничек хезмәт иткәннәрен күрү мөмкин.
“Хәтер агачы”на Югары Мәлем егетләренең исемнәре язылды
-Калын агачлык эчендә, гаҗәеп югары дәрәҗәгә җиткереп, шундый киң күләмле хәрби-патриотик комплекс ясап куелуына таң калмый мөмкин түгел. Сәяхәт барыбызның да күңеленә үтеп кереп дулкынландырды. Рүзәл Минһаҗев бу чишмәнең ни өчен ясалуы һәм ачылуын аңлатты. Махсус хәрби операциядәге егетләрнең көнкүрешен шушы комплекстан аңларга була. Маскировка челтәрләренең ни өчен кирәк булуына да үз күзләребез белән инандык. Апаларыбыз мәчеткә кереп намаз укып чыктылар, - ди Югары Мәлем авылы җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова.
“Егет без” чишмәсенә бару юлында махсус хәрби операциядә булган егетләрнең исемнәре язылган истәлек тактасы урнаштырылган. Югарымәлемлеләр дә махсус хәрби операциядә булган авылдаш егетләренең исемнәрен “Хәтер агачы”на язып калдырган.
-Рүзәл Минһаҗев - күп тапкырлар махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтә барган кеше. Ул үзе тегендә күргәннәрне хәрби-патриотик комплекста тасвирлавын әйтте. “Бары тик монда тыныч һәм дроннар гына очмый”, - дип аңлатты ул. Биредә хәрбиләрнең көндәлек тормышын күзалларга, табигать кочагында тынычлык хакында уйланырга һәм илебезне саклаучы егетләрне искә алырга мөмкин, - ди Гүзәлия Зөфәровна.
- Фотолар җирлектән.
Нет комментариев