Югары Багражда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Югары Баграж авылында Республика һәм Шәһәр көнендә тантаналы шартларда авыл халкы һәм җитәкчеләр катнашында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты “Халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү” республика программасы кысаларында сафка бастырылды.
ФАП медицина хезмәткәренең нәтиҗәле эшләве өчен барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Шуның нәтиҗәсендә авыл халкы диспансерлаштыруның беренче этабы кысаларында үз сәламәтлекләрен тикшерә, димәк, озын гомерлелекне арттыра алачак.
ФАПны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин, район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов катнашты.
- Әлеге фельдшер-акушерлык пункты да сезгә хезмәт итсен, ләкин берегезне дә авырулар борчымасын, – диде район башлыгы чыгышында.
Бина ачылу тантансына килгән авыл халкы шундый заманча ФАП өчен рәхмәтен җиткерде. Югары Багражда инде 30 елдан артык Людмила Тугашева халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Людмила Васильевна - тәҗрибәле, авыл халкының олы хөрмәтен яулаган фельдшер. Ул якты, җылы һәм уңайлы бинада эшләү һәм халыкны кабул итү мөмкинлеге тудырган өчен республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, районыбыз башлыгы Разиф Кәримовка рәхмәт сүзләрен белдерде.
Авылның актив кешеләре Константин Петров белән Аврам Мухановка, фельдшер Людмила Тугашевага муниципаль раойн башлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды.
А.Яруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев