Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Иске Зәйдә яшүсмерләр белән наркотикларга каршы көрәш темасына чара үткәрелде

Наркоманиягә каршы көрәш һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында Иске Зәй яшьләр үзәгендә «Без наркотикларга каршы» дип аталган чара узды.

Яшьләр үзәге белгечләре яшүсмерләр белән зарарлы гадәтләр һәм аралашу даирәсен җентекләп сайлап алу кирәклеге турында сөйләште.  Чарада катнашучылар теләсә нинди тискәре гадәтләрнең үзләре куркыныч булуын,  аларның кешенең сәламәтлеген генә түгел, ә әхлагын да җимерүен аңладылар. Шуңа күрә сәламәт яшәү ресурсларын саклап калуның бердәнбер дөрес ысулы – спорт белән шөгыльләнү, актив тормыш алып бару, шәхси гигиена, дөрес туклану кагыйдәләрен үтәү дигән нәтиҗәгә килделәр.

фотолар яшьләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев