Ракета куркынычы очрагында гамәлләр тәртибе БПЛА һөҗүме янагандагы кебек үк булуын аңлатабыз.
Әгәр дә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында урамда булсагыз:
- БПЛА очу юнәлешенә каршы читкә һәм артка чигенегез.
- Зур булмаган корылмалар, киосклар, реклама щитлары артына яшеренмәгез.
- Якындагы бинага, подвалга яки подъездга кереп яшеренегез.
Әгәр сез транспортта булсагыз:
- Транспорттан чыгарга кирәк, машина йөртүчедән туктавын сорагыз, салоннан чыгып, куркынычсыз ышык урынга барып җитегез.
- Әгәр транспорттан чыгарга ярамый икән, тәрәзә яныннан китегез дә, башыгызны кулларыгыз белән каплап, иелегез.
Әгәр өйдә булсагыз:
-Ике терәк дивар арасында һәм тәрәзәсез урын табыгыз (коридор, ванна бүлмәсе), идәнгә утырыгыз һәм һөҗүмнең узуын көтегез.
-Шуннан соң кичекмәстән бинадан чыгып китегез, ләкин лифттан файдаланмагыз.
Нет комментариев