Язучылар укучылар янында
Яңалыклар

Язучылар укучылар янында

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә китап укучылар белән язучыларның җылы мөгәлләмәдә аралашуы гадәти күренеш. Китапханә инде шактый вакыт «Әдәбият, Мәдәният, Илһамият» дип исемләнгән очрашулар циклын алып бара. Бүген исә аның кысаларында узган тагын бер кичә «Үткен каләм ияләре» баш астында язучы-шагыйрьләр Ленар Шәех һәм Рифат Сәлах белән үтте.

Икесе дә бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятында хезмәт куючы каләм ияләре тормыш юллары, иҗатлары турында кинәнеп сөйләделәр, һәр сорауга тәфсилләп җавап бирделәр. Бер карасаң алган бүләкләрен, исемнәрен атап чыгарга да ярты бит кирәк булган әлеге егетләргә буй җитмәслек кебек, ә чынында якыннан аралашкач һәр китап укучы үз итте, тиз генә җибәрәселәре дә килмәде үзләрен.

Ленар Шәех, мәсәлән, шагыйрь, журналист, галим, Россия һәм Татарстан язучылар берлеге, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Кыргызстанның Поэзия академиясе академигы, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гамил Афзал әдәби премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Актаныш районы егете Минзәлә педагогия көллиятен, Казан Дәүләт университетын тәмамлаган. Аның поэзиягә, язучылыкка сәләтен Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев күреп ала. Ленар үзен газета-журналлар редакцияләрендә сыный, бер үк вакытта иҗат итүне дә туктатмый. Күпчеклек ул балаларга багышлап иҗат итә. Аның яшь буынга атап язылган шигырьләр китаплары бихисап. Ни өчен шагыйрь-язучы булып китәргә уйладыгыз, дигән сорауга ул, планлаштырылган эш түгел, күңелдән ургылганга күрә, дип елмайды. Һәм бик тәмләп үзенең иҗат җимешләре булган шигырьләрен сөйләде. Ә китап нәшриятындагы эшчәнлек белән кызыксынуыма каршы ул, хәзерге чорда китаплар бастыруның элекке вакытларга карый бермә-бер кимүен билгеләде.

— Элек елга 250-300 гә якын китап бастырып чыгарсак, хәзер 150 чамасы. Шуларның яртысы дәүләт заказы белән эшәләнсә, калган яртысы шәхсән үз китапларын чыгаручылар яки заказ буенча бастырылучы китаплар. Шунысы бар, бездә һәр китап тулысынча редакцияләнеп, югары сыйфатта эшләнә. Ә китап укучылар бар, безне бу бик сөендерә, — диде Ленар Шәех.

Ә Буа районы егете Рифат Сәлах Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмалый. Бүген инде ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты. Рифатка очрашуда катнашучылар ни өчен юрист һөнәре буенча эшегезне дәвам итмәдегез, дип кызыксындылар.

— Мин укырга кергән елларда демократия көчәеп, законнар нигезендә дөреслекне эзләргә омтылу шаукымы көчле чор иде. Шушы агымга ияреп мин дә юридик факультетны тәмамладым. Әмма язмышыма инде минем иҗат юлы буенча китү язылган булган күрәсең. Баштарак шигырьләрем шактый тәнкыйть утларына тотылды. Әмма тора-бара дөрес итеп язарга өйрәнү үзеннән-үзе килде. Әле бер хикәя дә язып караган идем, ул матбугатта басылып чыкты, әмма соңыннан тәнкыйть комиссиясе тарафыннан фикер алышулар барышында мин хикәямнең беренче һәм соңгы җөмләсе генә дөрес язылуын аңладым һәм прозаның минеке түгел икәнен аңладым. Ә шигырьләрем исә күңел түремнән ургылып чыга, мин аларны кинәнеп язам, — диде Рифат.

Ул әле үзе язган шигырьгә баянда уйнап бер матур җыр да башкарды. Башлап язучыларга киңәш итеп Рифат Сәлах күп языгыз, әмма шул ук вакытта туктап нәрсә язганыгызны кабат-кабат кайтып карагыз, диде. Шул рәвешле ул сыйфатлы язуның мөһимлегенә басым ясады.

Очрашу район сәнгать әһелләре чыгышы, балалар шигырьләре белән аралаштырылып җылы атмосферада барды. Соңыннан китапханә директоры Сәрия Бартшина талантлы егетләргә алга таба да зур иҗат уңышлары теләде, Зәйдә киләчәктә дә көтеп калуларын белдерде. Шагыйрьләр үз китапларын да күпләп алып килгән иделәр, аларны китап укучылар автографлар куйдырып алдылар.


Нет комментариев