Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез
Яңалыклар

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез

Практика күрсәткәнчә, янгыннар күбесенчә кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында чыга.

Еш кына янгында гаеплеләр үзләре, аларның туганнары, күршеләре һәлак була. Ут милекне, торакны юк итә.

Сакланганны саклармын, дигән. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен барыбызга да үтәү мөһим.

Шуны онытмагыз, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин.  Шундый очраклар да була, кайберәүләр тәмәке тартканда шырпыны һәм тәмәке төпчеген кайда эләкте шунда ыргыталар, аларны агачтан ясалган әйберләргә, ут эләккәч бик тиз кабынып китүчән материаллар янәшәсенә куялар, тыелган урыннарда тәмәке көйрәтәләр. Тәмәке төпчекләрен балконнан ташлау, аларның күрше балконга эләгеп, янгын чыгу куркынычын тудыра. 

Электр энергиясеннән башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Көнкүрештә бик күп төрле электр приборлары киң кулланыла хәзер. Әмма электр җиһазлары, үткәргечләр төзексез булса, файдалану кагыйдәләре үтәлмәсә, фаҗига буласын көт тә тор. Өйдә электр чыбыклары искергән, розеткаларыгыз ватык булса,  янгын чыгуын көтмәгез, тизрәк электрикны чакыртып, аларны төзекләндерегез. 

Газ  чыгуын тикшерү өчен ачык ут кулланмагыз – бу шартлауга китерәчәк, моның өчен сабын эремәсен файдаланыгыз. Газ приборларын эшләгәндә караучысыз калдырмагыз. 
“Газ приборларыннан файдаланганда сак булыгыз. Аларга вакытында техник хезмәт күрсәтү уздырыгыз. Сөрем газы белән агуланмас өчен, квалификацияле белгечләр ярдәмендә газ һәм мич җиһазларының төзеклеген даими тикшереп торырга кирәк”, - ди район 88нче янгын сүндерү часте башлыгы Владимир Петров.

Мичләрдә ярыклар һәм җимереклекләр булган очракта аларны якмагыз, мичләр һәм төтен юлларын чистартып торыгыз, яна торган мичләрне караучысыз калдырмагыз.

Кечкенә балаларны фатирда ялгыз калдырмагыз, шырпылар, зажигалкаларны алар алырлык урында сакламагыз.

Өйдән чыкканда, газ-электр приборларының барысының да сүндерелгән булуын тикшерегез.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез!


 


Нет комментариев