Яңалыклар

Ялларда Татарстанга бозлы яңгырлар киләчәк

Татарстанда җомгадан 0 градуска кадәр җылыну, шулай ук юеш кар һәм бозлы яңгырлар көтелә.

 «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ»га шундый фараз белән уртаклашты.

«Салкыннар җылыну белән алышына, бу – язның беренче билгеләре», – дип белдерде синоптик.

Аның сүзләренчә, бозлы яңгырлар һәм җепшек кардан тыш, республикада көчле җил көтелә. Шул ук вакытта җылыну озакка сузылмаячак, киләсе атна уртасында температура яңадан -14 градуска кадәр төшәчәк.

Чыганак: Татар-информ. 

 


Нет комментариев