Якты Күл авылындагы күркәм ишегалды өчен тавыш бирик!
Яңалыклар

Якты Күл авылындагы күркәм ишегалды өчен тавыш бирик!

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында «Ә безнең ишегалдында – 2026» конкурсының икенче этабы башланды.

Тавыш бирү финалы 3 февральдән 8 февральгә кадәр агентлык сайтында узачак, ә җиңүчеләрнең исемнәре 10 февральдә билгеле булачак.

Икенче этапка беренче тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 10 финалист чыкты. Хәбәр иткәнебезчә алар арасында Зәй районы Якты Күл авылыннан Антиповлар гаиләсе дә бар. Үз ишегалларын матур кар фигуралары, балалар өчен кар тавы ясаган гаиләне бергәләп куәтләп, аларга тавыш бирик, дуслар. Әлеге ссылка буенча кереп, якташларыбызга үз тавышыбызны бирик:

https://www.tatar-inform.ru/news/katok-elka-gigant-i-svetovye-installyacii-cei-zimnii-dvor-stanet-lucsim-v-tatarstane-6015507

 


Нет комментариев