Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге 2026 елның 1 сентябреннән Россиядә «Гадел билге» (»Честный знак») мәгълүматлары нигезендә автомат рәвештә административ җаваплылыкка тарту механизмы эшли башлавын хәбәр итә
Нигез булып 120нче федераль закон тора, ул Россия Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертте. Хәзер штрафлар автомат рәвештә — беркетмә төземичә һәм хокук бозучы катнашмыйча гына исәпләнәчәк.
Яраклылык срогы чыккан товарларны сату
Әгәр «Гадел билге» системасы сатучыга яраклылык срогының тәмамлануы турында хәбәр итсә, товарны сатуга чыгарырга ярамый. Югыйсә штраф яный:
шәхси эшмәкәрләр өчен - товарның һәр берәмлеге өчен 10 000 сум;
юридик затлар өчен - һәр берәмлек өчен 20 000 сум.
Кагыйдә сатуның рөхсәт режимына эләгүче маркировкалы товарлар өчен гамәлдә.
Тәмәке һәм никотинлы продукциягә бәя чикләүләрен бозу
Мондый продукцияне минималь бәядән түбәнрәк яки максималь ваклап сату бәясеннән югарырак бәядән сату тыела. Әгәр сатучы системаның белдерүен игътибарсыз калдырса, штраф күләме бер объектта көнгә сату күләменә бәйле:
100 берәмлеккә кадәр — 5 000 сум;
101дән 1 000 берәмлеккә кадәр - 50 000 сум;
1 000 берәмлектән артык - 500 000 сум.
МТ ГИС системасында теркәлмичә сату
МТ ГИСТА теркәлмәгән зат бер касса аша ай дәвамында 10 берәмлектән артык тәмәке, никотинлы продукция яки аны куллану өчен җайланма сатса, 50 000 сум күләмендә штраф яный.
Җаваплылыкка тарту ничек узачак
Карар электрон рәвештә хокук бозучы катнашыннан башка чыгарыла.
Карар күчермәсе һәм эш материаллары тәртип бозучыга карар чыгарылганнан соң 3 көн эчендә җибәрелә.
Штрафны бары тик электрон рәвештә генә шикаять итәргә мөмкин.
Мондый эшләрне карау белән Роспотребнадзор шөгыльләнә.
Таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була.
Нет комментариев