Сәвәләй мәдәният йортында «Еллар һәм буыннар аша» фотокүргәзмәсе эшли башлады
Экспозиция фотосурәтләр җыелмасы гына түгел, ә авыл тормышының чын елъязмасы, анда һәр кадр вакыт сулышын саклый.
Борынгы фотолар авыл турында гадел һәм бизәкләрсез сөйли. Лайклар өчен «идеаль кадр» артыннан куып йөрмәгән чорда фотосурәтләрне аерым сәбәпләр аркасында төшергәннәр: 9 Майга, армиягә озату, Уңыш бәйрәменә. Фотоларның төп кыйммәте нәкъ менә шушы ясалмалык булмауда — алар кешеләрнең көндәлек хезмәтләрендә һәм шатлыкларында чагылдыралар.
-“Иске фотосурәтләрне саклаучыларга һәм безнең белән уртаклашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Бу - күргәзмә авылның үткәненә сәяхәт. Күргәзмәне караучыларның күбесе яшьлек елларын, әти-әниләрен, әби-бабаларын танып, алар турында истәлекләр белән уртаклашалар. Бу истәлекләрне саклап, киләчәк буыннарга тапшыру – безнең бурыч”, – ди авыл мәдәният хезмәткәрләре.
Күргәзмә һәркемне туган як тарихына кагылырга һәм кешеләрнең язмышлары һәм кече Ватан язмышының тыгыз үрелеп баруын күрергә чакыра.
Нет комментариев