Бүген Зәй ГРЭСында хезмәт коллективы белән район башлыгы Разиф Кәримов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин очраштылар
ГРЭСның баш инженеры Андрей Юдин станциядә 7 айда җитештерелү барышын бәян итте, ул “Татэнерго” АҖ караган предприятиеләр эшләгән күләмнең 35 проценты ГРЭСка туры килүен белдерде.
Коллективка рәхмәт җиткерелде
Разиф Кәримов чыгышында коллективны районның 7 айдагы социаль – икътисади торышы, сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштырды, грэслыларга республиканы электр энергиясе, җылылык белән өзеклекләрсез тәэмин итүдәге өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
“Безнең электр станциясе тырыш хезмәткәрләре, үзләренә алган бурычны намус белән үтәүләре буенча аерылып тора. Безнең шәһәрдә җылылык белән тәэмин итештә, мәсәлән, беркайчан да өзеклек булганы юк, алга таба да шулай булсын, хезмәтегез өчен рәхмәт”, - диде ул.
Олег Морозов та предприятиенең эшчәнлеген югары бәяләде.
“Гомумән, нинди генә катлаулы чорда яшәсәк тә Татарстан һәрчак үсештә. ГРЭСның да катлаулы чорлары булды, ә менә бернигә карамастан биредә электр һәм җылылык энергиясенең арттырып җитештерелүе күңелле күренеш”, - дип ассызыклады Олег Викторович.
Нет комментариев