Зәй районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге эшсез гражданнар өчен «Электр челтәрләре» дәүләт унитар предприятиесендә профтур оештырды.
Профтурлар халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Кадрлар» масштаблы илкълщм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Бу чара Зәй районы халкы өчен яңа карьера мөмкинлекләренә таба мөһим адым булды.
Чарада 4 дәгъвачы, шулай ук предприятиенең төп бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Компания вәкилләре суүткәргеч хуҗалыгы контролеры һәм ПТО инженеры вакансияләре турында җентекләп сөйләделәр. Алар бу вазифаларда нинди функцияләр башкарырга кирәклеген һәм кандидатларга таләпләрне аңлаттылар.
Профтурда катнашучы һәркем үз тәҗрибәсе һәм күнекмәләре турында сөйли алды. Бу эш бирүчеләргә кандидатларның потенциалын һәм аларның вакансияләр таләпләренә туры килүен яхшырак аңларга мөмкинлек бирде. Очрашу нәтиҗәләре буенча предприятие вәкилләре профтурда катнашучы 3 кешенең кандидатурасын карау белән кызыксынуларын белдерделәр — бу алда яңа мөмкинлекләр бар дигән сүз һәм, мөгаен, тиздән бу дәгъвачылар командада үз урыннарын табачаклар.
«Электр челтәрләре» дәүләт унитар предприятиесенең кадрлар бүлеге башлыгы Наталья Никифорова: «Бүген без мотивацияле кандидатларны күрдек — тәҗрибәләре булмаса да, алар һөнәрдә укырга һәм үсәргә әзер булуларын күрсәтәләр һәм бу безнең предприятие өчен бик кыйммәтле. Без аларны булган вакансияләргә карарга һәм адаптация этабында озатып йөрүне тәкъдим итәргә әзер. Профтура форматы бик нәтиҗәле: ул вакансияләр турында сөйләргә генә түгел, ә эш эзләүчеләр белән турыдан-туры аралашырга мөмкинлек бирә. Мондый очрашулар вакытны экономияли һәм туры килгән белгечләрне тизрәк табарга ярдәм итә".
Профтурлар оештыру - «Россия эше» кадрлар үзәге эшчәнлегенең нәтиҗәле юнәлешләренең берсе. Мондый чаралар эш эзләүчеләргә предприятиедә эшләү үзенчәлекләре турында тулы күзаллау алырга, ә эш бирүчеләргә оператив рәвештә туры килә торган белгечләр сайларга мөмкинлек бирә. Зәй районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәге гражданнарны эшкә урнаштыру мөмкинлекләрен киңәйтү өчен эш бирүчеләр белән партнерлыкны үстерүне дәвам итә.
Нет комментариев