Электрон мактау тактасында районыбызның төрле өлкәләрендә эшләүче 196 хезмәткәр тәкъдим ителгән
Яңалыклар

Электрон мактау тактасында районыбызның төрле өлкәләрендә эшләүче 196 хезмәткәр тәкъдим ителгән

Зәй районы, республиканың барлык муниципаль берәмлекләре кебек үк, әлеге проектта актив катнаша.


Лауреатлар исемлеге белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин - https://gordost.tatar.ru/municipality/zainsky?page=2

Мактау тактасына үз предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләренең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән зәйлеләр, хезмәт династияләре вәкилләре, һөнәри эшчәнлекләрендә казанышлары булган хезмәткәрләр, остазлар, Бөек Ватан сугышы ветераны Мачтаков Леонид Яковлевич, махсус хәрби операция ветераннары - «Абилимпикс-2026» чемпионатында катнашучылар кертелде. Районыбыздан 101 предприятиедән 196 кеше мактау тактасында урын алды.

“Август-сентябрь айларында зур чаралар, хезмәт коллективларында очрашулар, гражданнар җыеннары вакытында без хезмәт кешесен хөрмәтләячәкбез һәм Мактау тактасының исем таныклыкларын тапшырачакбыз”, - диде район башлыгы.

Проект Татарстан халкының һөнәри казанышларын билгеләп үтәргә, һөнәри үсешкә омтылуны хупларга һәм хезмәтне тану культурасын формалаштырырга тиеш. Оештыручылар Электрон мактау тактасы белгечләрнең республика үсешенә керткән өлешләрен күрсәтергә һәм эшче һәм башка һөнәр ияләренә карата ихтирамны арттырырга ярдәм итәр дип өметләнәләр.


Нет комментариев