Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Дүрт-Мунча җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә бүләкләр тапшырдылар

Бу көннәрдә шәһәрдә, авыл җирлекләрендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшыралар.

20 апрельдә Дүрт-Мунча авыл җирлегендә дә тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Бүгенге көндә Дүрт-Мунча җирлегендә җиде тыл хезмәтчәне яши. Алар - Ксенофонт Антонов, Степан Бойцов, Раиса Кузнецова, Зәйтүнә Насруллина, Икълимә Сайфуллина, Алексей Скворцов, Ульяна Тихонова.

"Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!" лозунгысында илебез азатлыгы, тынычлыгы хакына көч куйган тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез.

- Сез йокысыз төннәрне һәм ач-ялангач көннәрне җиңеп, безгә имин тормыш һәм аяз күк йөзен бүләк иттегез. Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, - диде ветераннарны котларга килүчеләр.

Фотолар авыл җирлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X