Яңалыклар

Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаровның 8 Март бәйрәме белән тәбрикләү хаты

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

Бу язгы бәйрәм сез көн саен дөньяга бүләк иткән матурлыкны, назлылыкны һәм зирәклекне гәүдәләндерә. Сез тормышны бай, мәгънәле итәсез, әйләнә-тирәне  елмаюларыгыз белән җылытасыз һәм дөньябызны яхшырак һәм яктырак итәсез.

Хезмәтегез, сабырлыгыгыз һәм гаиләдә гармонияне саклый белүегез, балалар тәрбияләүегез, һөнәрегездә уңышларга ирешүегез, шул ук вакытта шундый ук гүзәл һәм илһамландыргыч булып калуыгыз өчен Сезгә аерым рәхмәт. Сез – гаилә учагын саклаучылар һәм якыннарыгыз өчен төп таяныч.

Бу көнне безнең хәрби хезмәткәрләрнең — махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына һәм әниләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Сезнең алда  рухи батырлыгыгыз һәм иманыгыз, якыннарыгызны өзелеп көтүегез һәм якты киләчәккә ышануыгыз, хәрби ир-егетләребезгә ныклы көч биреп торуыгыз  өчен  баш иябез. Волонтер — тыл хезмәтчәннәренә көн саен безнең егетләргә  ярдәм итүләре белән Җиңүне якынайтулары өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм иң изге  теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Сезнең һәр көнегез туганнарыгызның һәм дусларыгызның мәхәббәте, кайгыртуы һәм игътибары белән тулы булсын. Яз сезгә шатлык, чәчәкләр һәм яхшы кәеф бүләк итсен!

Хөрмәт һәм ихлас соклану белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров.


Нет комментариев