Бүген Раштуа  бәйрәме
Яңалыклар

Бүген Раштуа бәйрәме

Бу көнне Гайсә пәйгамбәр туган. Нәкъ менә шушы көнне Аллаһының Христиан динен тотучылар өчен Җир йөзенә җибәрелгән Иисус Христос (Гайсә Коткаручы) дөньяга килгән.

Раштуа бәйрәменең тарихы зур һәм бик бай. Ул чиркәү тарафыннан 4нче гасырдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге зур бәйрәм Совет чорында рәсми рәвештә тыелып торды, үткәрелмәде. Әмма ул кешеләр күңелендә яшәп килде. Куанычка булсын, ул соңгы елларда бу олы бәйрәмгә игътибарыбыз артты, аның дәрәҗәсе үсте. Хәзер Раштуа бәйрәме дәүләт тарафыннан танылып, ял көне  буларак билгеләп үтелә.

Раштуага  кадәр бер ай дәвамында христианнар ураза тота. Ит, сөт, йомырка ашау тыела, бары тик үсемлек ризыклары, җиләк-җимеш белән тукланалар. Су, чәйне теләгәнчә эчәргә мөмкин. 6 гыйнвар төнендә ураза тәмамлана. Бу көн Раштуаны каршылауга әзерләнү белән үтә. Мунча ягыла, өй җыештырыла, матур, чиста киемнәр киелә.   Кичке сәгать 11ләрдә төнге бәйрәм келәвен тыңларга чиркәүгә баралар. 


Нет комментариев