Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Бер сәгатькә ул» проекты актив эшли

Зәйдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР Рәисе грантын откан средстволарга «Бер сәгатькә ул» социаль проекты буенча актив эш алып барыла.

Проектның максаты –  йортта хуҗалык эшләрендә булышлык итүгә һәм игътибарга мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек тормышын җиңеләйтү. Проектта катнашучылар,  физик һәм эмоциональ ярдәм күрсәтеп, өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарга йорт һәм бакчада ир-ат эшләрен башкаруда ярдәм күрсәтәләр.

Проект буенча эшчәнлекне  муниципаль район ветераннар советы оештыра. Алар «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге һәм хәрби хәрәкәтләре ветераннары, «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр.

«Бер сәгатькә ул» социаль проектында катнашучы хәрби хәрәкәтләр ветераннары хәзер тернәкләндерү курслары уза башлады.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, әлеге чара ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә даими рәвештә ярдәм итүче ирекле активистларның физик формасын саклап калуга юнәлдерелгән. Хәрби  хәрәкәтләр ветераннары-волонтерлар ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләргә хәлләреннән килгәнчә булышлык күрсәтәләр. Алар төрле эшләрдә ярдәм итәләр – үлән чабудан алып сантехника ремонтлауга кадәр. Әмма даими йөкләнеш эмоциональ яктан да, физик яткан да ардырырга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә “Радость” социаль ярдәм үзәге «Бер сәгатькә ул»  проектын гамәлгә ашыру кысаларында волонтерларга сәламәтлекләрен ныгыту программасын тәкъдим итте. Программа үз эченә дәвалау массажы, физиотерапия процедуралары, сплеокамералар һәм ингаляцияләр, канны кислород белән туендыру өчен озон терапиясе, кан әйләнешен яхшыртуга һәм стрессны төшерүгә ярдәм итә торган углекислый ванналар кабул итүне  ала.

Мондый процедуралар ярдәмендә катнашучылар сәламәтлекләрен ныгыта, артык йөкләнештән ял итеп, волонтерлык эшчәнлегендә активлыкның югары дәрәҗәсен саклап кала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев