Зәй көрәшчесе – Бөтенроссия ярышлары җиңүчесе
Спорт

Зәй көрәшчесе – Бөтенроссия ярышлары җиңүчесе

23-25 октябрьдә Лагань шәһәрендә Б.М. Комушев истәлегенә билбау көрәше буенча XVIII Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда Зәй спортчысы Александр Хисмәтуллин искиткеч җиңү яулады. Александр озак еллар көрәш белән шөгыльләнә, ул күп кенә ярышларда яхшы нәтиҗәләргә иреште. Бу ярышларда беренче урынны алып, ул Россиянең спорт мастеры нормативын да үтәде. Спортчыны ярышларга "Зәй" спорт мәктәбе тренер-укытучысы Равил  Салихов әзерләде.


Нет комментариев