Өмәгә битараф булмаган дистәләгән авыл кешесе: яшьләр, өлкән буын вәкилләре, читтә яшәүче авылдашлар кушылды.
Эш бердәм төстә барды: берәүләр үскән үләннәрне чапты, икенчеләр аларны тырма белән җыйды, шунда ук үләннәрне машиналарга төяп озаттылар да, иске каберлекләр дә тәртипкә китерелде.
Зиратлар - изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары, якыннары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору – һәрберебезнең изге бурычы.

Әхмәт авылы зиратында яз-җәй дәвамында өмәләр бердәм көч белән үтә. Хәзер халыкны җыю да авыр түгел, һәр авылның мессенджерларда үз төркемнәре бар. Вакытын, көнен, нинди эш кораллары кирәк булуын шунда билгелиләр, изге эшкә кушылырга чакыралар.
Оештыручылар ярдәм итәргә вакыт һәм көч тапкан һәркемгә рәхмәт белдерә.
Фотолар җирлектән.
Нет комментариев