2 апрельдә Зәй политехника көллиятендә Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты вәкилләре белән очрашу узды.
Студентларга пилотсыз системалар гаскәрләрендәге контрактны да кертеп, хезмәтнең яңа мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Студентлар белән очрашуга Казаннан контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты инструкторлары – өлкән сержант Руслан Әүхәдиев һәм прапорщик Ришат Мингулов килде. Алар яшьләргә армия хезмәте урынына контракт буенча хезмәт итү, шул исәптән заманча пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү мөмкинлеге турында җентекләп сөйләделәр.
Бүгенге көндә Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә җыю бара. Төп яңалык – бер елга контракт төзү мөмкинлеге, ул тәмамлангач хезмәттән китү гарантияләнә.
– Студентларга бигрәк тә чакырылыш буенча хезмәтне шул ук срокка контракт буенча хезмәт итүгә алыштырырга мөмкин булуы кызыклы. Ә контракт тәмамлангач хәрби хезмәткәр хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алачак. Шулай ук ул барлык ташламаларга һәм түләүләргә дә исәп тота ала. Контракт билгеле бер срокка – бер елга төзелә. Мәсәлән, минем контракт 2028 елга кадәр гамәлдә һәм мобилизация шартларында аны иртәрәк өзәргә ярамый. Ә пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә бер елга контракт төзүчеләр, ул тәмамланганнан соң хезмәттән азат ителәләр, – ди Руслан Радикович.
Мөһим момент – сынау вакыты каралган. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүгә кандидатлар ай ярымнан өч айга кадәр уку-өйрәнүләр уза. Әгәр бу вакыт эчендә кеше хәрби хезмәтнең үзенә туры килмәвен аңлый икән, ул контракттан баш тартырга һәм чакыру буенча хезмәтне башка урында дәвам итәргә мөмкин.
“Мондый очракта контракт гамәлдән чыгарыла”, – ди Руслан Әүхәдиев.
Ришат Мингулов пилотсыз системалар гаскәрләре дроннар һәм роботлаштырылган техника белән идарә итү буенча белгечләр таләп ителә торган перспектив юнәлеш булуын билгеләп үтте.
Студентлар инструкторларга үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, аларга тулы җентекле аңлатмалар алдылар.
1 гыйнвардан Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр өчен түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар: бу – илдәге иң югары түләүләрнең берсе. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.
Нет комментариев